Халыкка пассажирлар хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләренең нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында, җәмәгать танспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлашкан системаны кертү турында карар кабул ителде.
Әгәр дә Сез "Социаль проездной" картасыннан файдалансыз яисә кулланырга планлаштырасыз икән, "электрон бердәм исемле социаль йөрү билеты"н алу өчен (транспорт картасы) Сезгә 1 НОЯБРЬДӘН СОҢ "Республика матди ярдәм күрсәтү" ДКУ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк (паспорт белән).
Бүлекчәнең эш режимы:
Дүшәмбе, Сишәмбе, Пәнңешәмбе, Җомга 8.00 - 17.00 сәг.
Чәршәмбе 8.00 - 12.00 сәг.
Төшке аш 12.00 - 13.00 сәг.
Социаль яклау органнары