Татарстанда 2020 ел уңышына 498,1 мең гектарда уңымнар чәчелгән, шулардан - 74,5% - көзге бодай, 24,4% - көзге арыш.

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Татарстанда 2020 ел уңышына 498,1 мең гектарда уңымнар чәчелгән, шулардан - 371,3 мең га (74,5%) - көзге бодай, 121,6 мең га (24,4%)- көзге арыш. Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шулай дип белдерде.

Утырышны республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Утырышта ТР Премер-министры Алексей Песошин катнашты.

"Хуҗалыкларның күбесе уҗымнар чәчүдә технология буенча эш иттеләр, уңышлы кышлаячакларына өметләнәбез", - диде Марат Җәббаров.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International