Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында татар теле буенча республика олимпиадасы

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

24-25 октябрьдә "М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺББУ базасында Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында татар теле буенча олимпиада узды.

             24 октябрьдә татар теле ана теле булып саналган 28 команда арасында олимпиада узды. Республика олимпиадасы 2 турда узды. Беренче турда командада катнашучы  компьютер аша тест уза, икенчеләре җөмләләргә язмача грамматик анализ ясый, өченчеләре бирелгән текстта җибәрелгән хаталарны төзәтә.

 

       Аннар эшләрне игътибар белән караганнан соң балларны исәпләп, 10 команда финалга чыкты: 4 - педагогик сектордан, 3 - авыл хуҗалыгы секторыннан һәм 3 команда реаль икътисад секторыннан.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International