2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы территориясендә, авыл җирлегендә кимендә өч ел яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр гамәлгә ашырыла:
25 яшькә кадәр. беренче бала туганда, 50 000 сум күләмендә.
29 яшькә кадәр. өченче бала туганда, 100 000 сум күләмендә.
2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәге чаралар кертелә:
бер кешегә яшәү минимумыннан түбән керемле күпбалалы гаиләләрдән 3 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сумлык дару препаратларына электрон сертификат рәсмиләштерү;
5 һәм аннан кбрәк балалы гаиләләргә бер кешелек керемне яшәү минимумына җиткерү мөмкинлеге бирүче айлык пособие бирү. Пособиенең уртача күләме айга бер кешегә 4 560 сум тәшкил итәчәк;
бер кешегә уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрне балалар бакчасы өчен түләүдән азат итү.