Бәйрәмгә килүчеләрне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев котлады. Быел районда бай уңыш үстерелде, амбарларга 180 мең тоннадан артык ашлык кертелде. Бер гектар уңышы уртача 37,3 центнер тәшкил итә, дип билгеләп үтте ул.
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары һәм студентлары эчтәлекле концерт әзерләгәннәр, тамашачы аларның чыгышларын алкышларга күмде.