Аллаһ Анасы Казан иконасын алуга 440 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең IV форумы алдыннан дини конфессияләр вәкилләре белән очрашу узды. Анда Минзәлә муниципаль районы территориясендә православие культурасы үсеше мәсьәләләре каралды.
Очрашу барышында руханилар алга таба үсеш перспективалары һәм 2019 елда Минзәлә муниципаль районының җирле үзидарә органнары белән берлектә эшләнгән эш нәтиҗәләре хакында сөйләделәр.