ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын ярминкәләргә чакыра

2019 елның 25 октябре, җомга

Шимбә көнне, 26 октябрьдә,ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Яр Чаллы шәһәрләренә һәм Яшел Үзән районының Октярьский бистәсенә ("Яңа Тура" сәүдә-ярминкә комплексы) кулай бәядән авыл хуҗалыгы товарларын сатып алырга чакыра.

Шәһәрлеләр муниципаль районнардан китерелгән ит, колбаса продукциясен, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр һәм башка фермерлык продукциясен кулай бәядән  сатып алачаклар.

Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә эшли башлады һәм Яңа елга кадәр уздырылачак. Ассортимент төрле мәйданчыкларда үзенчәлекле һәм халыкның ихтыяҗын исәпләп төзелгән. Мисал өчен, узган ярминкәдә Ямашевта Кайбыч районы фермеры үстергән хуш исле яңа өзелгән кура җиләге сатып алырга була иде.

Җиңү проспектында Яшел Үзән шампиньоннарын бик тиз алып бетерделәр, ә Агропаркта үрчетү өчен төрле нәселле тавык. каз һәм йорт куяннарын сатып алырга була иде. Нинди продукция кирәклеген шәһәрлеләр ярминкә мәйданчыкларында үзләре үк хәбәр итә алалар.

Моның өчен махсус тартмачыклар урнаштырылган.

2019 елда уздырылган 5 язгы һәм 6 көзге ярминкәдә Казан, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән муниципал районнарында 646,4 млн сумлык продукция сатылган. Шәһәрлеләр 960 тонна ит, 238,5 тонна сөт, 5100.4 млн тавык йомыркасы 410.5 тонна он һәм 508.7 тонна шикәр комы сатып алган.

Узган атнада массакүләм мәгълүмат чараларында карабодай ярмасына бәя арту турында хәбәрләр булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карабодайның ярминкәләрдә килограммын 30 сумнан сатылуы хакында хәбәр итә. Бәя күтәрелүкөтелми. Булган запаслар моны тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре адреслары һәм урнашкан урыны белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының рәсми сайтында танышырга була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International