Балалар өчен "ышаныч телефоны"

2019 елның 25 октябре, җомга

 Әгәр дә сез авыр тормыш хәленә юлыккансыз, гаилә мөнәсәбәтләрендә яисә яшьтәшләр белән мөнәсәбәтләрдә ниндидер проблемалы хәл килеп туган, сез физик. сексуаль яисә психологик көч куллану корбаны булгансыз икән, боларны үз эчегездә тотмагыз!

Балаларның ышаныч телефонына нибары бер шалтырату - 8-800-2000-122 – һәм сез квалификацияле белгеч ягыннан консультация алачаксыз. Ул сезгә теге яки бу ситуациядә нишләргә кирәклеген әйтер, психологик киеренкелекне бетерергә ярдәм итәр һәм теләсә кайсы мәсьәлә буенча психологик ярдәм күрсәтер.

Болар барысы да аноним. конфиденциаль һәм бушлай башкарыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International