Бүген Минзәләгә эшлекле сәфәр белән монополиягә каршы Федераль хезмәтнең (ФАС) ТР буенча идарәсе вәкилләре – әлеге ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь, матбугат сәркатибе Оксана Ефимова килде.
Әлеге визит план буенча каралган. Шул рәвешле, монополиягә каршы көрәш хезмәте гражданнар, бизнес вәкилләре, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре белән очрашулар үткәреп, профилактика эше алып бара, чаралар үткәрә.
Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розентальне Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Гатина районның икътисадый торышы белән таныштырды. Алар районда җитештерү-сәнәгать мәйданчыгы эшчәнлеге белән танышу максатыннан, “Техносервис” ҖЧҖдә булдылар.Биредә җаваплы белгеч предприятиенең эшчәнлеге белән таныштырды. Товар җитештерү, аның сыйфаты, товарларны сату мөмкинлекләре белән дә кызыксынды.
Татарстан УФАСының матбугат сәркатибе Елена Ефимова шәһәрнең 3 нче урта мәктәбендә ачык дәрес уздырды. Ул мисаллар ярдәмендә Федераль монополиягә каршы хезмәтнең (ФАС) ни белән шөгыльләнүе, аның юнәлешләре хакында сөйләде. Укучыларга “нәрсә ул конкуренция", "әйбергә бәя нәрсәләрдән туплана", "кемнәр алар монополистлар", реклама хокуклары, административ хокук бозу күренешләре кебек төшенчәләргә аңлатмалар бирде. ФАС идарәсе тарафыннан каралган эшләр турындагы видеороликлар укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Дәрес ахырында укучылар кызыклы мәгълүматлар белән таныштырганы өчен Оксана Ефимовага рәхмәт белдерделәр.
УФАС җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь җирле матбугат вәкилләре катнашында үткәрелгән брифингта районга мондый визитлар үткәрүнең максаты, монополиягә каршы хезмәтнең эшчәнлеге турында сөйләде, журналистлар биргән сорауларга җаваплар бирде.
Район җитәкчелеге белән эшлекле очрашу вакытында көндәлек эш барышында килеп чыга торган закончалык һәм федераль таләпләр белән бәйле четерекле мәсьәләрне дөрес хәл итү турында киңәшләрен бирде.Очрашу барышында яңгыраган сорауларга җавап итеп, төзелеш тармагында яки сатып алу өлкәсендә соңгы елларда популярлашкан һәм замана таләбенә әйләнгән аукцион уздыру, оешмалар арасында конкурентлылык булдыру, сатып алучыга яки заказ бирүчегә мөмкин кадәр арзанрак бәягә сайлап алу мөмкинлеге тудыру кебек мәсьәләләрне искәртеп узды.
http://menzela.ru/news/ken-temasyi/monopoliyag-karshy-krsh-khezmte-vkillre-minzld