2019 елның тугыз аенда Минзәлә районы Пенсия фонды ана капиталыннан айлык түләү алырга гаиләләрдән 3 гариза кабул итеп алды.
Исегезгә төшерәбез, айлык түләүгә гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайчан гариза бирергә була. Әгәр Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәң, түләү бала туганнан яисә уллыкка алынган датадан гаилә барлык узган айларга бирелә.
Алты ай тулганнан соң мөрәҗәгать иткәндә, түләү гариза биргән көннән башлап түләнә. Акчалара ана капиталына ия булучының счетына Россия кредит оешмасында бирелә.
2020 елдан айлык түләүләр өчен тагын да күбрәк гаилә мөрәҗәгать итә алачак. Ана капиталы программасына төзәтмәләр быел кабул ителде.