1 октябрьдән Россиядә беренче тапкыр, Идел буе Федераль округының барлык төбәкләрендә бер үк вакытта "Театраль Идел буе" фестиваленең мәктәп һәм студентлар спектакльләрен телевизион күрсәтү старт алды. Әлеге уникаль проект Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Театр елында, РФ Президентының Идел буе Федераль округында вәкаләтле вәкил Игорь Комаров инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. .
Үз категорияләрендә беренче урыннар яулаган "Театраль Идел буе" җиңүчеләре алдагы спектакльләрне кую өчен 200 мең сум, икенче урыннар өчен - 140 мең сум, өченче урыннар өчен - 100 мең сум акча алачак. Иң яхшы актерлар, режиссерлар һәм театр афишасы конкурсында катнашучылар да лаеклы призларга ия булачак..