Саба районы командасы Минзәләдә чемпион булды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Кискен көрәштә Саба районы командасы беренче урын алды. Мамадыш районы икенче урында, өченче урында - Кукмара районы. 

Минзәлә районы командасы гомуми команда зачетында 7 нче урын гына ала алды. Безнең район данын Команда Ильдан Латыйпов, Раил Юзыкаев, Лилия Зиязетдинова һәм Фәния Григорьева яклады.

Ярышларда шулай ук Түбән Кама, Спас, Тукай, Әлмәт, Актаныш, Зәй һәм Азнакай районнары командалары катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International