19 октябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры театрга нигез салучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Өметбаев истәлегенә багышланган район күләмендә шахмат-шашка турниры уздыра.
Шахмат һәм шашка буенча Беренчелек Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында уздырыла (Минзәлә шәһәре, М.Җәлил ур., 19А йорты).
Ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана.
Шахмат турнирына 2004 елда (15 яшь) туган һәм өлкәнрәк шахматчылар кертелә. Болардан тыш, әлеге турнирга 2005 елда (14 яшь) туган һәм алардан кече яшьтәге шахматчылар кертелә.
Шашка турнирына яше чикләнмәгән катнашучылар кертелә.
Турнирлар ( шахмат һәм шашка) катнаш, турнирда бер үк вакытта ир-атлар да, хатын-кызлар да катнаша ала.
Турнирларда катнашуга заявкалар судья коллегиясенә (info@ChessMenzelinsk.ru) яисә Минзәлә драма театрына тапшырыла (Белешмәләр өчен телефон - 3-24-84, 3-29-09) күрсәтелә:
• турнирлар (шахмат яисә шашка);
• Ф.Ис.Ат.ис, Туган датасы, ае һәм елы.
Заявкалар 17 октябрьгә кадәр кабул ителә.