"Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺББУ базасында инде 12 ел буе "Академия дошколят" балаларның иртә үсеше үзәге эшләп килә.
Әйе, бала белән никадәр иртәрәк шөгыльләнсәң, шулкадәр яхшырак. Тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә даими шөгыльләнү балаларның сәләтен ачуга, социальләштерүгә һәм белем бирүгә ныклы нигез булып тора.
Бүгенге көндә көллияттә түбәндәге юнәлешләрдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эш алып барыла:
"Нәни оста" кул хезмәте. Укытучы Митюшкина О. Г.
"Мәктәпкә юл" мәктәпкә әзерләү Галләмова Н. М.
«Яшь шахматчы» Галләмова Н. Н
«Менталь арифметика» - Миңнегалиева И. Д.
«Робототехника» - Тимофеева З. С.
"Академия дошколят" эше дәресләр белән генә чикләнми. Балалар белән традицион бәйрәмнәр һәм күңел ачу чаралары уздырыла. Ахырда балаларга сертификатлар тапшырылачак.