ТР Президенты каршында эшмәкәрлек буенча утырыш һәм ТР Икътисад министрлыгының Баланс комиссиясе

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

15 октябрьдә Минзәлә районында ТР Президенты каршында эшмәкәрлек буенча Советның һәм ТР Икътисад министрлыгының Баланс комиссиясе урындагы утырышы узачак. Очрашу барышында бизнес алып баруда килеп туган сораулар бирергә, проблемаларны билгеләргә мөмкин булачак.

Спикерлар өч юнәлештә эшләячәк: үзмәшгульләр контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, ярдәм чаралары.
Очрашу Педагогия көллиятенең актлар залында 9 сәгатьтә башланачак.
Очрашуда катнашу өчен 3-17-44, 3-27-84 телефоны буенча теркәлергә кирәк..
Теркәлү 8:30 сәгатьтә башлана.
Килегез, файдалы һәм кызыклы темалар күп булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International