Район башлыгы Айдар Сәлаховның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котлавы

2019 елның 12 октябре, шимбә

Хөрмәте коллегалар, авыл хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәте ветераннары!

Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән тәбрик итәм!

Авыл хуҗалыгы тармагы һәрвакыт дәүләтебезнең тереклек итү эшчәнлеге, гражданнарның мул тормышы нигезе булып тора.

Авыл хуҗалыгы җитештерү генә түгел,  ул - яшәү рәвеше.

Безнең аграрийлар лаеклы эшлиләр. Бөртекле кулҗтураларның тулаем җыемы елдан-ел арта бара. Быел районда 170 мең тонна ашлык җыеп алынды, 1600 тонна ит, 12600 тонна сөт җитештерелде. 10000 артык гектар җирдә уҗымнар чәчелде.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, эшләрегездә уңышлар телим.

Айдар Сәлахов,

Минзәлә муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International