Хөрмәтле укытучылар, мөгаллимнәр, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем педагоглары, педагогия хезмәте ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән иң җылы котлауларны кабул итеп алыгыз!
Бу көнне без гомерләрен илебез киләчәгенә багышлаган, педагог дигән игелекле һөнәр сайлаган кешеләрне мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләре белән искә алабыз.
Һәм бу матур сүзләр генә түгел, чөнки менә нәкъ укытучылар авыр да, мактаулы да һөнәр башкаралар.
Һәркайсыбыз үз тормышын дәресләрдән башлаган, аларга укытучылар миһербанлылыгы һәм яңа белемнәр аша яшәү орлыкларын салганнар. Бөтен гомеребез буена без мәктәпне истә тотабыз, аның җылысын йөрәкләрдә саклыйбыз.
Бу бәйрәм сезгә уңай тәэсирләр бирсен, ныклы сәламәтлек, рухи көч, иҗади уңышлар һәм укучыларыгызның эчкерсез яраутын телим.
Айдар Салахов,
Минзәлә муниципаль район башлыгы.