25 сентябрьдә "Веста" КФҮ МБУ хезмәткәрләре Минзәлә медицина училищесында яшьләр белән "Алкогольнең зыяны" темасына анкета уздырдылар.
Гаиләдә алкоголизмны иртә профилактикалау - ата-аналар кече яшьтән үк алкогольнең зыяны турында аңлатырга һәм үзләре начар үрнәк күрсәтмәскә тиеш - яшьләр арасында алкогольгә каршы көрәштә иң нәтиҗәле чаралар булып тора. Балаларны төрле түгәрәкләргә, секцияләргә җәлеп итү нәтиҗә бирә дип санала. Әлеге проблеманы массакүләм мәгълмат чараларында ешрак чагылдырырга тәкъдим ителә.