ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы – ТРның Баш дәүләт ветеринария инспекторы ветеринария өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.
1 октябрьдә, 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә, "Яр Чаллы шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ бинасында Баш ветеринария идарәсе начальнигы – ТРның Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Гаптерәүф улы Хисаметдинов ветеринария өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны һәм предприятие җитәкчеләрен кабул итәчәк.
Кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: Яр Чаллы шәһәре, Автомобильчеләр тыкрыгы, 8.
Алдан язылу өчен телефон: (8552) 46-91-41