Сабантуй – милли рухның чын энҗе бөртеге, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының саекмас тере чишмәсе, күңел халәте, талантлар ачу мөмкинлеге, яшьләрне генә түгел, лөәкннәрне дә көчлелектә, җитезлектә, тапкырлыкта сынау ул.
Түбән Тәкермән авылында бүген, 10 июльдә Минзәлә комплекслы үзәкнең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәре Абдуллина Ильзира Фадаеловна социаль хезмәт алучылар өчен сабантуй уздырды.
Төрле ярышлар оештырылды: капчык киеп йөгерү, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, күз бәйләп чүлмәк вату, авызга кашык кабып йөгерү һ.б.лар.
«Сабантуй һәрвакыт күтәренке кәеф алып килә". "Көч-куәт бирә", "Актив яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итә", шундый сүзләр белән сабантуйдан соң фикерләштеләр, чәй өстәле артында сыйландылар.
Бүгенге бәйрәмнән алган тәэсирләр, күтәренке кәеф ел буенча җитсен иде.