10 июльдә, 8.10 сәгатьтә, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева ТНВ телеканалында иртәнге "Исәнмесез!" мәгълүмати-күңел ачу программасына махсус кунак булып киләчәк.
Татарстан Росреестры вәкиле туры эфирда телевизор караучыларга хуҗалык корылмаларына, шул исәптән, теплицаларга хокукларны теркәү кирәкме, корылманың күчемсез милек объектымы-түгелме икәнлеген аңлатачак.