Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

9 июль кичендә, 10 июльдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан җил һәм яшен (Казанда - көндез).

Казан буенча:

Аязучан болытлы. Төнлә урыны белән аз гына яңгыр. Көндез яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11, урыны белән көчле - 18 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +14..+16º. Көндез максималь һава температурасы +22..+24º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы. Төнлә урыны белән аз гына яңгыр. Көндез яңгыр, көнчыгышта урыны белән көчле. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11, урыны белән көчле - 18 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +12..+17º. Көндез максималь һава температурасы +20..+25º.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International