Минзәлә районының социаль оешмасы даими рәвештә депутатлар ярдәмен һәм игътибарын тоя.

2019 елның 5 июле, җомга

Минзәлә районында төрле дәрәҗәдәге депутатлар барлык хәйрия проектларында катнашалар, социаль учреждениеләргә матди ярдәм күрсәтәләр. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, "Тургай" приюты, "Умырзая" тернәкләндерү үзәгенә шефлык итү традициягә керде. Соңгы елларда бу учреждениеләрдә аерым кабинетлар, биналар ремонтланды, территорияләр төзекләндерелде, 10 млн сумнан артык суммага төрле җиһазлар һәм көнкүреш техникасы сатып алынды.

 "Минзәлә интернат-мәктәбе" ДББУнә инде күп еллар "Челтәрләр компаниясе" ААҖ шефлык итә (Дәүләт Советы депутаты Илшат Фәрдиев).

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International