Барлык дару препаратларын маркировкалау 2020 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри булачак.

2019 елның 5 июле, җомга

2017 елның 28 декабрендәге "Дару препаратлары белән эш итү турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы №425-ФЗ Федераль законы нигезендә билгеләнде: барлык дару препаратларын маркировкалау 2020 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри булачак, ә маркировкасыз дару препаратларын куллану тыелачак.

Драу препаратларының җитештерүчедән алып соңгы кулланучыга кадәр хәрәкәт итүен мониторинглау һәм маркировкалауны тәэмин итү функциясе МДЛП компоненты белән ИС "Маркировка" мәгълүмати системасы составында гамәлгә ашырыла.

МДЛП системасына дару препаратларын күмәртәләп сатучы оешмалар, даруханә һәм медицина эшчәнлегенә лицензиясе булган оешмалар тоташырга тиешләр.

МДПЛ системасының Шәхси кабинетында катнашучыларны электрон теркәү https://mdlp.crpt.ru сайтында башкарыла.

МДПЛ системасында эш буенча кирәкле мәгълүматны Росздравнадзор сайтында алырга була: http://www.roszdravnadzor.ru/marking/doc

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International