Әлфия Когогина: Халыкның сәламәтлеген саклау өчен яңа мөмкинлекләр тудыру мөһим.

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы барышында Кама балалар медицина үзәге коллективы белән очрашып, учреждениенең агымдагы эш белән танышты.

"Кама балалар медицина үзәге" ДАССУ - Татарстан Республикасының иң эре күппрофильле медицина учреждениеләренең берсе. Аның составына перинаталь үзәк, хатын-кызлар консультациясе, репродуктив сәламәтлек саклау консультатив-диагностик поликлиникасы, балалар хастаханәсе,  консультатив-диагностик бүлекчә, балалар поликлиникасы, балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор хоспис ярдәме бүлкчәсе керә.

"Илкүләм проектлар. федераль һәм республика программалары аша үзвакытында һәм җитәрлек күләмдә финанслау җитәкчелекнең грамотлаы идарә итүе, хезмәткәрләрнең һәм бирегә килүчеләрнең сак карашы булганда, медицина хезмәтләрен күрсәтүне югары дәрәҗәдә сакларга, үсәргә һәм татарстанлыларның, иң беренче чиратта балаларның сәламәтлеген саклау өчен яңа мөмкинлекләр ача, - дип комментарий бирде парламентарий.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International