Минзәлә районында эшмәкәрләр һәм кулланучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз белемнәрен камилләштерделәр. Яр Чаллы территориаль органы белгечләре чаралар комплексы уздырды. Максатларының берсе - район халкына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңларга, аларның хокукый грамоталылыгын күтәрү.
Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан Минзәләдәге "Магнит", "Пятерочка" кибетләрендә 162 атамалы продукция буенча бәяләр мониторингы уздырылды.
Шулай ук «Пивоварня Москва Эфес» ЯАҖ, «Булгарпиво» ААҖ һәм «Белый кремль» сыра заводы продукциясенең Минзәләдәге ваклап сату кибетләрендә тәкъдим ителүенә һәм социаль әһәмияткә ия азык төлек товарларына (24 атама) мониторинг уздырылды.
Исегезгә төшерәбез, мондый урынга чыгып уздырыла торган чаралар Яр Чаллы территориаль орагын белгечләре тарафыннан ай саен уздырыла.
Болардан тыш телгән кеше кулланучылар базары өлкәсендә килеп туган сораулар буенча "кайнар элемтә"гә мөрәҗәгать итә алалар: 8(8552)71-43-03.