28 июньдә Минзәләдә Бөтенроссия яшьләр көне билгеләп үтелде.
Октябрь мәйданында яшьләр һәм район халкы өчен кичке күңел ачу программасы тәкъдим ителде. Сәламләү һәм котлау сүзләре белән район башлыгы Айдар Сәлахов чыгышы ясады. Килгән халык алдында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хисбуллин, "Веста" күпфункцияле үзәк директоры Ирина Михайлова чыгыш ясады.
Бәйрәм концерты кысаларында яшьләр хәрәкәтенең иң актив вәкилләрен, шулай ук районның яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш кертүчеләрне зурладылар.
Бу кичтә район мәдәният бүлегенең иҗади коллективлары һәм яшь талантлар килгән тамашачыны сөендерде. Татар эстрадасы йолдызлары Зинира һәм Ризат Рамазановларның, шулай ук рэп башкаручы Нурминскийның чыгышлары бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Чара ахырында яшьләр өчен дискотека узды, ә матур салют бәйрәмнең кульминация өлеше булды.