Минзәлә районы прокуратурасы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

2019 елның 28 июне, җомга

Минзәлә район прокуратурасы Минзәлә районында яшәүче 54 яшьлек С.га карата дәүләт гаепләвен хуплады. Аның агымдагы елның 22 маенда Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111 маддә, 4 өлешендә каралган җинаять кылуда, төгәлрәк әйткәндә, саксызлык арккасында кеше үлеменә китерүче корал сыйфатындагы предметны кулланып, белә торып кеше тормышы өчен аның сәламәтлегенә куркыныч булган авыр зыян салуын суд таныды.

 

Суд килеп туган хәлдә гаепне йомшартучы эш материалларын исәпкә алып, С.га карата 5 ел 6 ай срокка ирегеннән мәхрүм итеп, җәзаны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә уздыру  турында җәза билгеләде. Карар законлы көченә керде.

Минзәлә район прокуроры вазыйфаларын башкаручы

С.А.Назаров.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International