Минзәлә районы кешесе автомобиль белән кабаттан исерек хәлдә идарә иткән өчен хөкем ителде.

2019 елның 28 июне, җомга

Минзәлә район прокуратурасы Минзәлә районының Урыс авылында яшәүче 45 яшьлек  К.га  карата дәүләт гаепләвен хуплады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда, ягъни исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүдә һәм медицина тикшерүе узудан баш тартуда суд тарафыннан гаепле дип табылган.

К. моңа кадәр вәкаләтле вазыйфаи затның исерек хәлдә медицина тикшерүен узу турында законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Агымдагы елның 30 апрелендә, 14 сәгать 58 минутта, исерек хәлдә CHEVROLET NIVA автомашинасы белән идарә итә.

Судта К. гаебен тулысынча таныды. Суд К.га карата 2 елга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм итү һәм 240 сәгать мәҗбүри эшкә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирде.

 

Карар законлы көченә керде.

 

 

                                                           С.А. Назаров, Минзәлә район прокуроры урынбасары.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International