Минзәлә район прокуратурасы В.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд аны РФ ҖКнең 162 маддәсенең 2 өлеше буенча (талау, ягъни корал сыйфатындагы предмет кулланып, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган көч куллану белән янап кылынган, чит кеше милкен талау максатыннан һөҗүм итү) җинаять кылуда гаепле дип тапты.
Судта билгеле булганча, 2019 елның 16 гыйнварында гражданин В, исерек хәлдә Минзәләнең "Юбилейный" кибетендә корал сыйфатында пычак белән янап, кассир-сатучыдан кибет кассасыннан акча бирүен таләп итә.
Үз сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куеп, сатучы каршылык күрсәтә, нәтиҗәдә җинаятьче В. качып өлгерә, телгән гамәлен кыла алмый кала.
Суд В.га карата 1 ел 1 ай дәвамында гомуми режимдагы колониядә җәза алу рәвешендә соңгы җәзаны игълан итте.
Карар законлы көченә керде.
Минзәлә район прокуратурасы.