Минзәләдә руль артына кабаттан исерек хәлдә утырган 32 яшьлек машина йөртүче хөкем ителгән.

2019 елның 28 июне, җомга

Минзәлә район прокуратурасы 32 яшьлек Илдар Хөснияровка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны  РФ ҖКнең 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу).

         Судта гаепләнүченең алкоголь тәэсирендә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган килеш кабаттан исерек хәлдә Минзәлә районы ткерриториясендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлануы билгеле булды.

      Гаепләнүче габене таныды.

         

Прокурор ярдәмчесе

 

Габдуллин Тимур Наилевич

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International