25 июньдә 11.00 - 12.00 сәгатьләрдә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе Кадастр палатасы белән берлектә хокукларны теркәү һәм кадастр учеты мәсьәләләре буенча кайнар элемтә уздырды.
Сезнең игътибарга аеруча актуаль сорауларны һәм аларга җавапларны китерәбез.
«1995 елда әтием бүләк иткән гаражым бар. Бүләк итү килешүендә теркәлү турында БТИ билгесе тора, әмма гараж учетта тормый. Гаражны учетка куярга һәм теркәргә кирәкме? Кирәк икән, моны ничек эшләргә?"
- Гаражның техник учеты яисә дәүләт учеты 2008 елның 1 мартына кадәр гамәлгә ашырылган булса, мондый гараж исәпләнгән дип санала.
Күчемсез милеккә бердәм дәүләт реестрында моңа кадәр исәпкә алынган гаражга мәгълүматлар булмаган очракта, Сез моңа кадәр исәпкә алынган күчемсез милек объекты турында мәгълүматларны кертү турында гаризаны билгеләнгән тәртиптә тапшырырга хокуклы.