Татарстанлыларга яңа төзелгән йортларда фатирга хокукларны рәсмиләштерү җиңелрәк булачак

2019 елның 28 июне, җомга

Алдан хәбәр ителгәнчә, 2019 елның 1 июленнән Россиядә эскроу-счетлардан мәҗбүри файдалану кагыйдәсе эшли башлаячак.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе экспертлары фикеренчә, яңа инвестиция моделегражданнарга яңа төзелгән йортларда милекне рәсмиләштерү буенча мәсьәләне гадиләштерәчәк.

"Бүгенге көнгә кадәр өлешчеләрнең проблемалары җитди финанс куркынычы белән генә чикләнми иде. Еш кына, хәтта ачкычлар алгач та, күпфатирлы йортның бина хуҗалары фатирга хокукларны терки алмыйлар иде. Бу теге яки бу сәбәпләр аркасында кадастр учетын теркәү процедурасының озакка сузылуы, ә әлеге мәсьәләне хәл итүдә бердәнбер зат булып милек хуҗаларының үзләре  булуы аркасында килеп чыга иде", - ди Татарстан Республикасы буенча "Росреестрның Федераль Кадастр палатасы" ФДБУ филиалының документларны эшкәртү һәм учет гамәлләре белән тәэмин ителеш бүлеге начальнигы Эльмиар Солтанова.

 

Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

"Росреестрның Федераль кадастр палатасы" ФДБУ филиалының матбугат хезмәте.

+ 7 950 326 92 02

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International