"Минзәлә районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ хәбәр итә

2019 елның 28 июне, җомга

"Минзәлә районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ хәбәр иткәнчә, Минзәлә шәһәренең Тикшерү изоляторына армиядә хезмәт иткән ИР-АТЛАР, аттестацияләнгән вазыйфаларга ХАТЫН-КЫЗлар кабул ителә.

Эш шартлары:

- хезмәт хакы - 25 мең сумнан башлап.;

- лаеклы ялга чыгу өчен бер ел хезмәт 1,5 елга исәпләнә (уртача 12,5 елдан соң пенсия алуга хокук туа);

-эш графигы уңайлы: сменалы (12 сәг) яисә көн саен (дүш.- җомга 8.00 - 17.00);

- 40 көнлек ел саен түләнә торган отпуск, алга таба отпуск эшләнгән елларны исәпкә алып арта бара;

- урта һөнәри һәм югары белемле кандидатларга хезмәткә кергәндә махсус звание - эчке хезмәтләр прапорщигы бирелә, бу хезмәт хакына яхшы тәэсир итә;

- балаларны балалар бакчаларына ташламалы урнаштыру;

- Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ведомство югары уку йортларында бушлай уку;

- тулы социаль пакет;

- мәҗбүри дәүләт иминияте.

Кадрлар бүлеге телефоны: 8(85555) 3-25-37

http://16.fsin.su/podvedomstvennye%20ychrezhdenya/sizo-4.php

https://vk.com/fkusizo4

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International