Сер түгел, шәһәрнең географик урнашу үзенчәлекләре аркасында су асты сулары шәһәрнең төрле урыннарында төрле тирәнлектә урнашкан.
Әйтик, спорт мәйданчыклары комплексы урнашкан һәм кабул итү-диагностика бүлеге булачак урында төзелешне җир асты суларының өстә булуын күздә тотып алып баралар. Хастаханәдә грунт суларыннан качу өчен кабул итү-диагностика бүлеге фундаменты астына берничә кат бетоннан "пирог" ясаганнар. Нефтьчеләр бистәсендәге спорт мәйданчыгында суны торбалар ярдәмендә чыгарачаклар. Моның өчен җир асты территориясендә тишекле торбалар салачаклар, аларны бер-берсенә тоташтырачаклар һәм грунт сулары алга таба каналлар буенча чыгарылачак.