Әлфия Когогина: Федераль бюджетка төзәтмәләр иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән.

2019 елның 28 июне, җомга

27 июньдә Дәүләт думасы тарафыннан 2019 елның федераль бюджетына һәм 2020-2021 елларның план чорына төзәтмәләрне өченче укылышта кабул ителде.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина инициативага комментраий бирде:

"Бюджет чыгымнарын 256,5 млрд сумга арттыручы канун соңгы укылышны узды. Минем өчен кертелгән төзәтмәләрнең өч үзенчәлеген билгеләп үтү мөһим. Беренчедән, бу нефть һәм газга бәйле булмаган керемнәрнең көтелгән фаразлардан күбрәк булуы белән бәйле. Икенчедән, бюджетның өстәмә чыгымнары социаль характерда һәм актуаль иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән.

 Өченчедән, болардан тыш, безгә минем бер мандатлы округта сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектларына өстәмә акчалар бүленүен яклап чыга алдык".

Бюджетка төзәтмәләр беренче дүрт айда үтәлешен исәпкә алып әзерләнде. Керемнәр 20 трлн 174,9 млрд суммасында (үсеш 205,6 млрд сум), чыгымнар - 18 трлн 293,7 млрд сум (үсеш 256,5 млрд сум). Профицит 1 трлн 881,2 млрд тәшкил итәчәк. Инфляция дәрәҗәсе буенча фараз үзгәрмәде һәм 4,3% тан артмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International