Минзәләдә тыл хезмәтчәнен 90 яше белән котладылар.

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бүген тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Павел Алексеевич Кожевников 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Истәлекле дата белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева котлады. Нэля Габдулловна юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау тексты белән хатын, район башлыгы Айдар Салаховның бүләген тапшырды, Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Павел Алексеевичка ныклы сәламәтлек. озын гомер, күтәренке кәеф теләде.

Павел Алексеевич Минзәлә районының Иске Маҗын авылында туган. 7 класс белеме бар. Шундый яшь булуына да карамастан, башка үсмерләр белән беррәттән өлкәннәр белән бергә колхозда төрле эшләр башкарган. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 10 оныгы, 7 оныкчыгы балаларының хәлен белешеп тора.

Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы буын вәкилләренеке кебек, Павел Алексеевичның бар тормышы авыр тормышта, борчу-мәшәкатьләр белән узган. Әмма шуңа да карамастан, ул тормышка сөенеп яши, тормышка ачык күз белән карый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International