Медицина хезмәткәрләре өчен пенсияләр

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

16 июньдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Яңа пенсия кануны медицина хезмәткәрләренә вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу өчен махсус ста буенча таләпләрнең күтәрелүен күздә тотмый. Медиклар элеккечә гомуми билгеләнгән яшьтән иртәрәк иминият пенсиясен билгеләүгә хокуклы һәм аның төп параметры булып эшләнгән медицина стажы тора.

Минималь таләпләр: авыл җирлегендә 25 ел эшләргә кирәк, 30 ел – шәһәрдә яисә "шәһәр + авыл" катнаш стаж очрагында.

№1 һәм №2 исемлеге буенча вазыйфаларда (зыянлы эш) эшләгән персонал өчен бернәрсә дә үзгәрми -  вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы элеккеге шартларда саклана.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International