Пенсия фонды Минзәлә районы халкына шуны хәбәр итә: югары уку йортында, урта махсус белем бирүче уку йортында укыган һәм тулай торакта яшәгән өчен капитал бирелгән бала өчен генә түгел, башка бала өчен дә (әгәр дә аңа 25 яшь тулмаган булса) чыгымнарны капларга була. Әмма түләүгә хокук биргән балага өч яшь тулгач кына мөмкин.
Ана капиталы белән идарә итү турында гаризаны Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә, шулай укгражданинның шәхси кабинеты аша һәм дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була.
Әгәр дә сүз тулай торак өчен түләү турында бара икән, суммасын һәм түләү срогын күрсәтеп, тулай торакта торак бинасының наем килешүе, шулай ук - яшәү фактын раслап, уку йортынна белешмә кирәк.
Мөһим аныклау: килешү ана капиталын алучы исеменә төзелергә тиеш.