Хезмәт кенәгәсендәге нинди хаталар булачак пенсиягә тәэсир итәргә мөмкин?

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Пенсиягә чыгар алдыннан алдан ук барлык документларны җыярга һәм тикшереп чыгарга кирәк, чөнки андагы хаталар булачак пенсиягә тәэсир итәргә, ә кайбер очракларда пенсия түләүләрен билгеләүне кире кагуга да китерергә мөмкин.

"Хезмәт кенәгәләрендә төрле хаталар очрый. Әйтик, эшкә кабул итү яисә эштән азат итү турында боерыкның номеры яки датасы,  предприятиенең исемен алыштыру турында язмалар, расланмаган төзәтмәләр, начар укыла торган мөһерләр, фамилияне алыштыру турында мәгълүматлар булмавы һ.б.лар. булмаска мөмкин.

Пенсия хокуклары тулысынча исәпкә алынсын өчен, вакыт-вакыт шәхси счет мәгълүматларын тикшереп торырга тәкъдим итәбез, - дип ассызыклады Минзәлә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International