Моны өйдән чыкмыйча да эшләргә була.
Социаль хезмәтләр җыелмасын алу тәртибен - ташламаларны яисә аларның акчалата эквивалентын сайлауны федераль ташламаларга ия булучылар ел саен үзгәртә ала.
Моның өчен Пенсия фондына, күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фонды сайтына һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталына шәхси кабинет аша читтән торып, тиешле гаризаны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Алу тәртибен үзгәртмәүче ташламаларга ия булучыларга бернинди гариза тапшыру кирәк түгел.
—Без ташлама алучыларга Россия пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә, электрон сервислардан файдаланырга тәкъдим итәбез. Аларның күпләре инвалид, хәрәкәт итү авыр, шуның өчен гаризаны читтән тапшыру формасы бу очракта кулайрак, - ди Минзәлә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева.
Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, блокадниклар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар, инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм сугышчан хәрәкәтләр ветеранарының һәлак булган (вафат булган) гаилә әгъзалары, радиация тәэсиреннән зыян күрүчеләр федераль ташламаларга ия.
Белешмәләр өчен телефонк 074, 8855507411