Бүген Татарстан беренче тапкыр тәүлеккә сөт җитештерү буенча 4000 тонна чиген узды.

2019 елның 25 июне, сишәмбе

25 июньдә Татарстан Республикасы беренче тапкыр тәүлеккә сөт җитештерү буенча 4000 тонна чиген узды.  Бүген бу турыда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белән уздырылган киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.

Министр урынбасары Республика күләмендәге бу әһәмиятле вакыйга белән республиканың барлык терлекчеләрен котлады. шулай ук әлеге күрсәткечкә сизелерлек өлеш керткән районнарны билгеләп үтте.

Алар арасында Әтнә, Кукмара һәм Балтач районнары. "Алар ел дәвамында тәүлеклек савымны 200 тоннадан югары билгесендә тулаем тәүлеклек савымны ышанычлы тоталар, һәм авыл хуҗалыгы үсешенә һәм үз районнарында яңа объектлар төзелешенә республика грантлары алачаклар", - дип лидерларны сөендерде Нәҗип Хаҗипов.

Оператив мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә Кукмара районында тәүлегенә 277 тонна сөт җитештерә, Балтачта - 258 тонна, Әтнәдә - 219 тонна сөт җитештерелә. Районнар бер сыердан алынган савым буенча да югары күрсәткечләргә ия: 22,5 - 27,1 кг. га кадәр.

«Шулай ук узган атнада 200 тонналыкларга Актаныш районы кушылды", - дип өстәде министр урынбасары.

Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында товар сөтен җитештерү һәм сату буенча лидерлар сафында бара.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International