Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2019 елның 25 июне, сишәмбе

«Наркотиклар. Манипуляция серләре». Халыкара наркомания белән көрәш көне наркомания кебек замананың җитди проблемасын массакүләм чишүгә ярдәм итә. Бу мәсьәлә Җир шарындагы бер генә кешене дә битараф калдырырга тиеш түгел.

"Уртак эш" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының "Сәламәт Россия - Уртак эшебез" проекты буенча "Яшәү өчен ... белергә" психоактив матдәләр куллануның беренчел профилактикасы буенча интерактив дәресләр уздыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Гузәл Муракаева тарафыннан "Наркотиклар. Манипуляция серләре" исемле документаль фильм күрсәтелде.

Бергә аралашуның максаты - наркомания проблемасы турында мәгълүматлы булу дәрәҗәсен күтәрү. Бу белемнәр киләчәктә дөрес юл сайларга, димәк, ирекле булырга һәм ялган корбаны булмаска ярдәм итәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International