Начар метеорологик күренешләр

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

25 июньдә төнге сәгатьләрдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә, яшен вакытында көчле җил - 17-22 м/с, урыны белән боз явуы ихтимал.

 

25 июньгә

24 июньдә  18 сәгатьтән 25 июньдә 18 сәгатькә кадәр

Казан буенча:

Аязучан болытлы.

Төнлә урыны белән аз гына яңгыр, көндез явым-төшемнәрсез.

Җил төньяк-көнбатыштан 5-10, көндез урыны белән 14 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +13..+15º, көндез максималь һава температурасы +21..+23º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы.

Төнлә урыны белән яңгыр, яшен, урыны белән боз; көндез урыны белән аз гына яңгыр.

Җил төньяк-көнбатыштан 5-10, урыны белән көчле 14 м/с, яшен вакытында көчле 17-22 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +12..+17º, көндез максималь һава температурасы +20..+25º.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International