25 июньдә, 11.00-12.00 сәгатьләрдә, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе "Росреестрның федераль кадастр палатасы" ФДБУ филиал белән берлектә хокукларны теркәү һәм кадастр учеты мәсьәләләре буенча кайнар линия уздырачаклар.
Казан халкы сорауларына Татарстан Росреестрыннан (843)255-25-71 телефоны аша физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева, Кадастр палатасыннан - күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы Анна Кайнова җавап бирәчәк.
Бу көнне "кайнар элемтә" 8.00 - 12.00 сәгатьләрдә республика районнарында уздырыла. Татарстан Республикасы шәһәр-районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате - Кайнар элемтәләр бүлегендә урнаштырылган.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.
+8 843 255 25 10