"Конфликт. Аны җиңеп чыгу ысуллары һәм юллары"

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Бүгенге көндә без кешеләрнең бер-берсеннән читләшүе белән еш очрашабыз. әмма һәркайсыбызның нинди генә хәлгә тарысак та, безне көтеп торган, гафу итә, кичерә белгән гаиләсе, туган йорты бар. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга өйрәтүче, җаваплылык, культура һәм түземлелек тәрбияләргә өйрәнәбез. Әмма шул ук гаиләдә еш кына конфликт килеп чыга.

"Минем гаилә" клубы кысаларында "Нәтиҗәле ата-ана мәктәбе" җаваплы ата-ана формалаштыру программасы буенча Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социал ярдәм бүлекчәсенең социаль педагогы Наталия Кудряшова тарафыннан социаль ярдәм алучы ата-аналар белән "Конфликт. Аны җиңеп чыгу ысуллары һәм юллары" темасына дәрес уздырылды.

Клуб утырышында катнашучы ата-аналар дәрес темасына актив кушылдылар. "Конфликт - көйсезлек һәм начар тәрбия билгесе түгел. Әгәр конфликт үзен белгертә икән, - димәк кемнеңдер мәнфәгатьләре, теләкләре, фикерләре бәрелешкән. Бу күңелле хәл түгел, әмма барысын да дөрес эшләсәң, мөнәсәбәтләр хәтта яхшырып та китәргә мөмкин", - ди социаль педагог. Ата-аналар дискуссиядә катнаштылар, конкрет катлаулы ситуацияләрне тикшерделәр, җайга салуның юлларын мөстәкыйль эзләделәр.

Дәрес ахырында ата-аналарга "Конфликтларны чишүнең 5 төп стиле" памяткасы тапшырылды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International