Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүмат бирә: 2019 елда Россия авыл яшьләре союзы инициативасы буенча Бөтенроссия халык фронты "Авыл, Үсеш территориясе" яңа проектын җибәрде.
Проект бурычларына авыл территорияләре үсешенә тәэсир итүче милли проектларны һәм дәүләт программаларын үтәү мониторингы, авылда тормыш сыйфатын яхшырту һәм үз торак пунктлары үсешенә җирле халыкны җәлеп итү буенча тәкъдимнәр эшкәртү керә.
"Сәламәтлек саклау", "Мәгариф", "Мәдәният", "Цифрлы экономика" милли проектларын гамәлгә ашыру мониторингын уздыруда катнашу өчен быел ук 800 активист җәлеп ителәчәк.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, теләгән һәркем гражданлык позициясен күрсәтеп Россия авылын үстерү буенча эре проект активисты була ала. Әлеге проектта катнашу өчен анкета тутырырга кирәк.
Халык фронты активистлары тәкъдимнәренең күбесе "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасына кертелде инде.
http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1501150.htm