Бүген район башлыгы Айдар Салахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев министр Дамир Фәттаховны Минзәлә районының яшьләр объектлары белән таныштырдылар.
Район җитәкчелеге өчен төп мәсьәлә - яңа урында балалар лагере төзү өчен 2020 елга финанслау программасына керү.
Су саклагыч белән юдырылган яр буе киләчәктә "Кояшкай" лагеренең эшчәнлегенә комачаулык тудырачак.
Яңа лагерьны Сабантуй мәйданчыгында төзергә уйлыйлар. Бүген анда булачак лагерьның эскиз проекты презентациясе булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Мәгариф бүлеге начальнигы Еаил Габдуллин, Балалар иҗат йорты җитәкчесе Илсур Миңнебаев презентацияләделәр.
Биредә бассейн төзү дә каралган. Министр әлеге лагерьгә ихтыяҗ сәбәпләрен тәфсилләп язарга кушты, бу урын аңа ошады. Генераль план буенча бу территория якын арада район халкының ял һәм күңел ачу үзәгенә әвереләчәк. Гереналь план проекты 2019 елның көзенә әзер булачак. Аннары район җитәкчесе, министр һәм аларны озатып йөрүчеләр "Олимпиец" лагерен карадылар. Биредә балалар ялы стандартына туры китереп, күп эшләр башкарылган: ашханә ремонтланган, корпуслар, медпункт төзелгән, клуб төзелеш бара, балалар өчен тагын бер бина кирәк.