Терлек азыгы әзерләү һәм республиканың сөт тармагы торышы турында бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәто сөйләде.
Видеоконференция режимындакиңәшмәне барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә республикада 300 мең га күпъеллык үлән чабылган - бу мәйданнарның 65%ы. 130 мең тонна печән һәм 700 мең тонна сенаж салынган. "Беренче чабуны бер үк вакытта Әтнә, Зәй һәм Тәтеш районнары тәмамлый, гәрчә алар республиканың өч төрле климатик зоанларында урнашкан булсалар да", - диде Марат Әхмәтов.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, охшаш шартлардагы кайбер районнарда хәтта мәйданнарның яртысы да чабылмаган. Мисал өчен, Югары Ослан районында - 77%, Әгерҗедә - 75%, Әлмәт районында - 70%, Минзәлә районында - 66%, Менделевск районында 63 % чабасы бар.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республика авыл хуҗалыгы формированиеләре буенча беренче тапкыр бер чыерга 17 кг продуктлылык белән 4 мең тонна тәүлеклек савымга иреште. "Башлыча бу заманча технологияләр кертү, агымдагы елда стабил сатып алу бәясе - килограммы 23 сум - һәм югары концентрацияле аксым белән яшел азыкның җитәрлек булуы бәрабәренә ирешелде", - диде министр.
http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1500610.htm