Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2019 елның 23 июне, якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 24 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә  урыны белән яшен, яшен вакытында 17-22м/с кадәр көчәючән җил, урыны белән боз булуы ихтимал.

Казан буенча:

Аязучан болытлы. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, урыны белән көчле 12 м/с, яшен вакытында көчәючән 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы  +17..+19°.Көндез максималь һава температурасы +26..+28°. 

Татарсатн Республикасы буенча:

Аязучан болытлы. Урыны белән аз гына кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз булуы ихтимал.

Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, урыны белән көчле 14 м/с, яшен вакытында кыска вакытлы көчәючән 17-22 м/с. Төнлә  минималь һава температурасы +15..+20°.  Көндез максималь һава температурасы +24..+29°. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International